16+

Балалар хокукларын якларга өйрәнә

Менә инде алтынчы ел Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәктәп укучылары арасында «Кулланучы хокукларын яклау» олимпиадасын уздыра.

Менә инде алтынчы ел Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәктәп укучылары арасында «Кулланучы хокукларын яклау» олимпиадасын уздыра.

Төп максат – укучыларны кулланучылар хокукын яклау турындагы законнар белән таныштыру, төрле ситуацияләрдә үзеңнең хокукларыңны яклау ысулларын өйрәтү, бу өлкәдәге белемнәрне сынау.

Әлеге республика күләмендәге олимпиада Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы нигезендә уздырыла.

Быел олимпиадада барлыгы 6285 кеше катнашкан. Алар – 8-11нче сыйныф укучылары. Ел саен олимпиадада катнашучылар саны арта бара, география дә киңәя. Бәйгенең йомгаклау өлешенә 84 катнашучы узган. Быел олимпиаданың финал өлешләре Казанда һәм Менделеевск шәһәрләрендә узды. Биредә укучылар жюрига законнарны белү буенча осталыкларын күрсәтте, кулланучы хокукы темасына сораулардан торган тест узды. Һәр мәсьәләне законга таянып дөрес, төгәл итеп аңлату мөһим иде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең 159нчы лицееннан 9нчы сыйныф укучысы Дарья Исаева һәм шул ук лицейдан 11нче сыйныф укучысы Вероника Ильина җиңүчеләр дип табылды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, олимпиаданың файдасы зур. Укучыларның кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә белемнәре үсә. Алар, кулланучы буларак хокуклары бозылса, нинди чаралар күрергә кирәклеген яхшы белә. Бу өлкәдә башкаларга да киңәш бирә ала. «Ә белемле кулланучы цивилизацияле базарны үстерүгә зур өлеш кертә», – дип саный олимпиаданы оештыручылар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading