Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә.
Скопировать ссылку
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә.
Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы! Татарстан Республикасының “Республика балалар китапханәсе” ДБМУ (дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе) “Россия дәүләт балалар китапханәсе” ФДБМУ (федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе) белән берлектә мартның 23- 27 кадәр Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үткәрәчәк. Илебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вакыйганың сиксән елга якын тарихы бар.
Китапханәләр эшчәнлеген үстерү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы язучыларының иҗатын киң даирә китап укучыларга таныту һәм 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү сәбәпле, биредә яшәүче халыкларның телен, мәдәниятын һәм гореф – гадәтләрен саклау һәм үстерү китап атналыгының төп максатлары булып торалар.
Авыр сугыш елларында балаларның күңелен күтәреп җибәрү, аларны рухларындыру максаты белән 1943 елның 25 мартында балалар язучылары бәйрәм оештыралар. Биредә Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков кебек атаклы язучылар катнашалар.
Комментарийлар