16+

Балалар мәйданчыгыннан 6 яшьлек баланы урлаган ир аны үзенең улы буларак тәрбияләргә теләгән

Түбән Новгородта бала урлаучы аның әтисе булырга теләгән.

Түбән Новгородта бала урлаучы аның әтисе булырга теләгән.

Түбән Новгородта полиция хезмәткәрләре сукбай тормыш алып баручы, элек төрмәдә урлашу өчен утырган кешенең алты яшьлек баланы урларга нәрсә мәҗбүр иткәнлеген аңларга тырыша. Ул үзе бик мәгънәсез аклана. Яңа тормыш башларга һәм гаилә төзергә теләгән, ә бу сабый, янәсе, аның баласы булырга тиеш булган, дип ышандыра ир. Әмма бу версиягә бик азлар гына ышана. 

Күзәтү камераларындагы кадрлар 6 яшьлек Артемны эзләүдә бердәнбер дәлил булган. Язмада өлкән ир-атның малайны каядыр алып китүе күренә.  Билгесез кешенең кулында скейтборд.

Артемның югалуын әнисе кичке 5кә генә төшенгән, ә тиздән бөтен шәһәрне аякка бастырганнар. Йөзләгән волонтерлар, полицейскийлар, кинологлар - барысы да тирә-якны карый башлаган. Билгеле булганча, малай иртән балалар бакчасына бармаган, балалар мәйданчыгына кадәр йөреп кайтырга булган, иң якыны - өйдән берничә йөз метр ераклыкта. Юл уңаеннан кибеткә кергән, ә чыкканда үзен урлап киткән ир белән очрашкан. Шикләнелүчене шунда ук таныганнар, аны бу районда моңарчы күргәннәр икән инде.

"Соңгы вакытта биредә яшәгән бомж. Аны монда, балалар мәйданчыгында, ташландык йортлар янында күргәннәр, алар анда яшиләр, ул аны нинди максат белән алып киткән - беркемгә дә аңлашылмый", - дип сөйләгән РЕН ТВ журналистларына малайның апасы Ольга Василенкова.
Гаилә иске йортта, коммуналкада яшәгән. Коридорда чүп-чар, иске киемнәр, уенчыклар сибелгән. Әнисе бер үзе генә ике бала үстергән, әмма, күршеләре сүзләренчә, аларны тәрбияләү белән ныклап шөгыльләнмәгән. 
"Нигә бу балага таныш булмаган кешеләр белән йөрергә ярамаганны аңлатмаганнар. Имин булмаган гаиләдән бу малай. Аның шулай икәнлеге көн кебек ачык", - ди күршеләренең берсе.

Төнлә малайны исән-сау килеш тапканнар. Шул ук ир-ат белән алар юл буйлап бара булганнар. Бу вакыт эчендә алар шәһәр буйлап йөргәннәр. Бала алҗыган, бик нык курыккан, елаган һәм бернәрсә дә аңлата алмаган. Төнге сәгать өчтә аны әнисенең апасы янына озатканнар. 

"Мин үз өстемнән җаваплылыкны төшермим, әлбәттә, аны җибәрүемә мин гаепле. Киләчәктә бу кабатланмас", - дигән Артемның әнисе Светлана Аксенова.

Бала урлаучы кеше- 35 яшьлек Павел Соколов малайның аның улы булуын теләве турында ышандыра. "Кайтырга җыенмадык. Авылга алып китмәкче идем", дигән ул. Тоткарланучының документлары һәм торган урыны да юк. Соңгы вакытта ул вокзалда яшәгән. Түбән Новгородка ир-ат Екатеринбургтан килгән, анда психоневрологик диспансерда учетта торган.
Артемның әнисен шулай ук җаваплылык көтә - тиешенчә тәрбияләмәгән өчен аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading