16+

Балалар пособиесен исәпләгәндә гаилә милкен исәпкә алмаска тәкъдим ителә

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Милли ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособиене исәпләгәндә, гаиләнең гомуми керемен генә исәпкә алырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Милли ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособиене исәпләгәндә, гаиләнең гомуми керемен генә исәпкә алырга тәкъдим итте.

Аларны ул Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая исеменә мөрәҗәгать итеп юллаган. 

Волынец ассызыклаганча, балалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү — демографик хәлне яхшыртуның төп юнәлешләренең берсе.

Шул ук вакытта ул Хөкүмәт Карары белән бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү, түләү тәртибе һәм шартлары расланганын искәртте.

Балалар омбудсмены гаиләнең милек тәэмин ителеше һәм ата-ананың мәшгульлеге исәпкә алына дип тә өстәде.

Әмма, аның сүзләренчә, бөтен социаль-демографик сәясәтне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм гаиләгә социаль ярдәм чараларын көчәйтү проблемаларын хәл итү өчен милек факторларын исәпкә алмау бик мөһим.

Инициатива буенча, пособие исәпләгәндә, финанс булмаган факторларны, милек белән тәэмин ителешне исәпкә алмыйча, гаиләнең гомуми керемен генә исәпкә алып, түләү билгеләргә тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading