16+

Балалар ришвәтчелеккә каршы көрәшә

Бүген Кремльдә коррупциягә каршы көрәш буенча балаларның иҗат эшләренә бәя бирелде.

Балалар ришвәтчелеккә каршы көрәшә

Бүген Кремльдә коррупциягә каршы көрәш буенча балаларның иҗат эшләренә бәя бирелде.

Анда плакат, рәсем, аппликация, видеороликлар һәм иншалар бәяләнде. Республика бәйгесе җиңүчеләре – мәктәп һәм төрле һөнәри уку йортларында укучылар Казангакотлау тантанасына чакырылган иде. Конкурсантларны Татарстанның Мәгариф һәм фән, Юстиция, Яшьләр эшләре һәм прокуратура вәкилләре сәламләде.

2019 елда әлеге бәйгегә 235 эш кабул ителгән. “Киләчәкне ришвәтсез төзибез”, “Намус – дус, ришвәт – дошман” һәм башка төрле номинацияләрдә тапшырылган эшләр жюри тарафыннан өйрәнелде. Лениногорск, Апас, Балык Бистәсе, Аксубай, Тәтеш, Нурлат, Лаеш, Теләче, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Арча, Әтнә һәм Казанның Вахит, Совет районы мәктәпләрендә укучылар ришвәтчелеккә каршы көрәш темасы буенча актив катнашкан.Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, залда югары сыйныф укучылары гына түгел, кече яшьтәге мәктәп балалары да бар иде. “Югары сыйныфта укучылар мондый бәйгеләрдә аңлап катнашалар. Аларның үсеш дәрәҗәсе ришвәтнең нәрсә булуын аңларга ярдәм итә. Беренче һәм икенчедә укучылар әле бу иҗат эшләрен бик аңлап та бетермәскә мөмкин. Аларга әти-әниләре, укытучылары ярдәм иткән. Анысы да мөһим, чөнки алар үскәч, күбрәк аңлый башларлар. Барыгызны да котлыйм. Сез барыгыз да  җиңүчеләр. Иҗат эшегез яхшы булганга гына түгел, ә  бу эштә катнашуыгыз беләнҗиңүче Сез.Иң мөһиме – битараф түгелсез,  сез илнең, республиканың актив гражданнары. Бу чарада катнашкан олыларны – укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне котлыйм. Мәгариф һәм фән министрлыгы, коррупциягә каршы көрәш идарәсенең дә эшен бәяләп үтәсебез килә. Алар сезгә мондый бәйгедә катнашу мөмкинлеге бирделәр”, – диде Юрий Камалтынов.

“Бу зур эш. Моны башкарып чыгуда әти-әниләрнең һәм педагогларның өлеше зур. Әйе, бәйгедә катнашкан күп кенә кечкенә сыйныф укучылары ришвәтчелек дигән сүзнең мәгънәсен дә аңлап бетермидер. Әмма аларнамуслы һәм тәртипле булу һәм гаделлекне яхшы аңлый. Ничек гадел яшәргә? Алар бүген бу хакта аңлап кына калмыйча, ә башкаларга да сөйли башласалар, киләчәктә намуслы, тәртипле һәм дөрес яшәгән кешеләрне тәрбияли алырбыз. Балаларыбыз – безнең киләчәгебез. Мондый бәйгеләр балаларның мөмкинлеген генә ачып калмый, ә әти-әниләр белән балаларның үзара мөнәсәбәтләрен дә ныгыта. Алар һәрвакыт әти-әниләр һәм педагоглар янында. Барыгызга да зур рәхмәт”, – диде Татарстанның Мәгариф һәм фән министрыурынбасары Алсу Асадуллина.

Балаларның ришвәтчелеккә каршы ясаган плакатларын һәркем карап чыга алды. Ә менә иншаларны рус һәм татар телендә генә түгел, украин, удмурт, мари, мордва, чуваш, грузин, вьетнам телләрендә дә язганнар. Аларның да эше аерым бәяләнде.


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading