16+

Балалар сәнгать мәктәбендә олылар өчен түләүле төркемнәр ачыла

Казанның тугыз мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормыш яратучы» («Жиз­нелюб») клублары эшли башлаган иде. Әби-бабайлар анда бииләр, җырлыйлар, фоторәсемгә төшерергә өйрәнәләр, кулланучылар хокуклары һәм башка темаларга лекцияләр тыңлыйлар. Хәзер аларны компьютер белемнәренә дә өйрәтә башлаганнар.

Казанның тугыз мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормыш яратучы» («Жиз­нелюб») клублары эшли башлаган иде. Әби-бабайлар анда бииләр, җырлыйлар, фоторәсемгә төшерергә өйрәнәләр, кулланучылар хокуклары һәм башка темаларга лекцияләр тыңлыйлар. Хәзер аларны компьютер белемнәренә дә өйрәтә башлаганнар.

- Ай ярым вакыт эчендә мәдәни чараларда бер меңнән артык пенсионер катнашты. Әлеге клубка йөрергә теләүчеләр шулкадәр күбәйде, сынау тәртибендә билгеләнгән мәдәният учреждениеләрендә урын кысанланды. Яз җиткәч, «Тормыш яратучы» клуб­ларын башка мәдәният сарайларында да оештырып җибәрәчәкбез, - ди шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Казанда 14 мәдәният учреждениесе эшли. Левченко бистәсендәге мәдәният йорты төзекләндерелде. Северный, Вознесенское, Тынычлык, Кадыш, Красная горка һәм Нагорный бис­тәләрендә яңа клуб­лар төзелде. Быел Ленин исемендәге мәдәният сарае, «Московский», «Чулпан» мәдәният үзәк­ләре капиталь төзекләндереләчәк. Башкалада 53 муниципаль китапханә гамәлдә. Узган ел 8 миллион сумга китап фонды яңартылган.

- Казанлылар узган ел китапханәләргә 1 миллион 500 мең мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Казан китапханәләрен үстерү үзәге оештырылды, ул китапханәләр челтәренең структур бүлекчәсе сыйфатында эшләячәк. Китапханәләрдә хезмәт күрсәтү төрләре арттырылачак, - диде Азат Абзалов.

Казандагы музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә хуҗалык хисабындагы төркемнәрдә 2000гә якын бала шөгыльләнә. Әлеге мәктәпләр хуҗалык хисабындагы, ягъни түләүле төркемнәрдә олыларга да музыка һәм сынлы сәнгать серләрен өйрәтәчәк. Зур Кызыл урамындагы 1нче балалар сәнгать мәктәбендә олылар өчен түләүле төркем апрель аенда ачыла.

Казанда 300 мең пенсионер, алар җәмәгать тормышыннан читтә калмасын. «Тормыш яратучы» клуб­лары челтәре сан ягыннан артсын, җанлансын, дип җилкендерде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading