16+

Балалар туклануы контрольдәме?

Татарстанда унбер мәктәптә һәм биш балалар бакчасында балалар туклануында хокук бозулар табылган.

Татарстанда унбер мәктәптә һәм биш балалар бакчасында балалар туклануында хокук бозулар табылган.

Чирмешән һәм Нурлат районнарында балалар туклануын оештыру буенча хокук бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта ТР Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Чирмешән районында өч мәктәптә һәм биш балалар бакчасында барлык хезмәткәрләр дә беренчел медицина тикшерүләре узмаган. Шулай ук азык әзерләүнең технологик процессларын тиешенчә оештырмау, склад биналарында мәҗбүри үлчәү приборлары булмау, кухня савыт-сабасын тиешенчә файдаланмау һәм башка хокук бозу фактлары ачыкланган.

Әлеге учреждение җитәкчеләренә карата "балаларның ялы һәм сәламәтләндерү шартларына санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу, аларны тәрбияләү һәм укыту" маддәсе буенча административ эшләр кузгатылган. Карарлар Роспотребнадзорга тапшырылган.

Нурлат районында сигез мәктәптә башка хокук бозулар ачыкланган. Әйтик, 20 урынга 1 кран исәбеннән юынгычлар җитәрлек түгел, краннарда кайнар су юк. Ит саклау өчен суыткычларның юньләп эшләми, бу норматив температураны сакларга мөмкинлек бирми. Азык әзерләү бүлмәсендә электр плитәсе тиешенче җиһазландырылмаган. Суыткыч җиһазларның температура режимын исәпкә алу журналына көндәлек язмалар кертелми. Җитәкчеләрдән хокук бозуларны төзәтергә таләп иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading