16+

«Балалар ятимлекне тоярга тиеш түгел» (ФОТО)

Гадәттәгечә, быел да Яңа ел алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котларга кайтты.

«Балалар ятимлекне тоярга тиеш түгел» (ФОТО)

Гадәттәгечә, быел да Яңа ел алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котларга кайтты.

Әлеге ятимнәр йортында 50гә якын бала тәрбияләнә. Алар күптәнге дуслары - хәйрияче Фәрит Мифтаховны аеруча сагынып көтеп алалар икән. Кунаклар өчен махсус концерт программасы да әзерләгәннәр. Фәрит әфәнде дә үз чиратында балаларга яраткан җырларын бүләк иткән (Фәрит Мифтахов башкаруындагы җыр­ны shahrikazan.com сайтыннан карый аласыз), Яңа ел күчтәнәчләре тапшырган.



- Кеше тирә-юньдәгеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яшәргә тиеш дип саныйм. Норлат балалар йорты белән күптәннән тыгыз элемтәдә торабыз. Ятим балалар назга, игътибарга мохтаҗ. Без күчтәнәчләр тапшырырга гына түгел, алар үзләрен башкалардан ким хис итмәсеннәр, башкалар белән бер дәрәҗәдә гомер итү­ләрен аңласыннар өчен дә киләбез. Балалар ятимлекне тоярга тиеш түгел, - ди Фәрит Мифтахов.

Норлат балалар йортының директоры Дамир Рәхмәтуллин исә: «Фәрит Мифтахов - яшәүнең һәр мизгеленнән рухи ләззәт алып яши белгән изге күңелле җитәкчеләребезнең берсе. Аның безгә кунакка килүе - сабыйлар өчен зур бәйрәм! Балаларга кечкенәдән туганлык җепләренең кадерен белергә, яшьләрне имин гаилә тормышына, рухи кыйммәтләрне бәяләргә өйрәтергә кирәк. Әлеге мәсьәләдә бу очрашулар нык ярдәм итә», - ди.
Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр шушы көннәрдә үзләре дә Тынычлык бистәсе мәдәният йортына Яңа ел тамашасы карарга килгәннәр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading