16+

Хәрби егет үзенә хат язган кызчыкны эзләп тапкан

Шушы көннәрдә Арча шәһәренең 5нче балалар бакчасына бер егет килеп керде дә: «Миңа хат язган һәм шуның эченә бүләк салып җибәргән Амалияне эзлим», - диде.

Хәрби егет үзенә хат язган кызчыкны эзләп тапкан

Шушы көннәрдә Арча шәһәренең 5нче балалар бакчасына бер егет килеп керде дә: «Миңа хат язган һәм шуның эченә бүләк салып җибәргән Амалияне эзлим», - диде.

Бөтен коллективыбыз ялга кайткан егет белән шатланып очрашты. Ачыкланганча, аңа балаларыбыз язган хат һәм бүләкләр эләккән икән. 

Кыш көне балалар бакчасының коллективы махсус хәрби операциядәге хәрбиләребез өчен посылка җыйды. Апаларына нәниләребез дә кушылды, үзләре иҗат иткән рәсемнәрен тапшырды. Кайберләре танклар, икенчеләре курку белмәс солдатлар, кемдер зәңгәр күк, чәчәкләр ясаган. Барлык рәсемнәрдә дә иң изге теләкләр язылган. Һәркем дә егетләребезнең тизрәк исән-имин өйләренә кайтуларын теләп язган.

Тиздән мәктәп бусагасын атлап керергә җыенган җиде яшьлек Амалия Фәйзрахманова әнисе белән өчпочмаклы солдат хаты язган, аның эченә үзе ясаган беләзеген дә салган. Могҗиза диң инде, ә ул хат безнең райондашыбыз Арчадан мобилизацияләнгән егет кулына килеп эләккән. Фаяз кыска вакытлы ялга кайткан һәм Арчаның 5нче балалар бакчасына кереп, үзенә хат язган Амалиягә рәхмәт әйтергә вакыт тапкан. 

— Отрядымда мин бердәнбер арчалы, туган районымнан шундый бүләк килеп төшкәч бик шатландым, – дип сөйләде солдат. - Балалардан килгән күчтәнәч, хатлар безгә туган йортыбызны һәм якыннарыбызны искә төшереп тора. Көтмәгәндә «рәхмәт» дигән алтын сүзләр язылган беләзек килеп ирешкәч күз яшьләре пәйда булды. Андый бүләкләр безнең өчен бик кадерле.

 Солдат белән безнең яшь тәрбияләнүчебезнең очрашуы бик дулкынландыргыч рухта үтте. Без аңа чын күңелдән сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайтуын теләдек.  Амалия тагын бер беләзек ясап, муенсалардан: «Фаяз абый» дигән сүзләр төзгән. Бу бүләк солдат өчен саклагыч бөти булсын.

Клара Шиһапова, "Арчаның 5нче балалар бакчасы" МБДУ тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading