16+

Балаларга баллы ризыкларны күпме ашарга ярый?

Яңа елга бүләк ителгән кәнфит, шоколадлар гел сөенеч кенә алып килми шул. Балалар аны артык күп ашап, сәламәтлекләренә зыян килергә мөмкин.

Балаларга баллы ризыкларны күпме ашарга ярый?

Яңа елга бүләк ителгән кәнфит, шоколадлар гел сөенеч кенә алып килми шул. Балалар аны артык күп ашап, сәламәтлекләренә зыян килергә мөмкин.

«Совет матерей» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, врач-педиатр Татьяна Буцкая “АиФ”ка үзенең киңәшләрен биргән.
Баллы ризыклар гади углевод санала, алар тиз үзләштерелеп, кандагы шикәр күләмен тиз күтәрә. Тиз углеводлар организмны глюкозага баета, ул баш мие эшчәнлеге өчен кирәк. Әмма күп булганда, аллергия, симерү, кариес, шикәр авыруы китереп чыгарырга, бавыр һәм эчәклеккә дә тискәре тәэсир итәргә мөмкин. 3 яшькә кадәрге балаларга баллы әйберләр бирергә ярамый. Глюкоза баш миенә кирәк дип әйтүче әти-әниләр ялгыша. Макарон, ботка, җиләк-җимеш аларга кирәкле глюкозаны болай да бирә. 3-6 яшьлекләргә көненә 20 гр шикәр җитә. 7-11 яшьтә – 24 гр, 11-18 яшьтә – 30 гр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading