16+

Балаларга сыйфатсыз ризык ашатканнар

Татарстанның кайбер мәктәпләрендә балаларга сыйфатсыз азык-төлек ашатканнар, дип хәбәр итә прокуратура.

Татарстанның кайбер мәктәпләрендә балаларга сыйфатсыз азык-төлек ашатканнар, дип хәбәр итә прокуратура.

Арча районының берничә мәктәбендә мәктәп укучыларының туклануы буенча хокук бозулар табылган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Прокуратурасында. Кайбер учреждениеләрдә медицина кенәгәсе булмаган хезмәткәрләр эшләгән, шулай ук анда яраклылык срогы чыккан азык-төлек тә табылган. Кайбер продуктлар дөрес сакланмаган. Моннан тыш, мәктәпләр менюны Роспотребнадзор белән килештермәгәннәр, ашамлыкларның сыйфаты бәяләнмәгән, ашханә хезмәткәрләре расланган меню буенча эшләмәгәннәр. Гаепле вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шуннан соң хокук бозу очраклары бетерелгән.

Фото: http://aktanysh-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading