16+

Балаларга җәйге чорда тимер юл билетларына 50 процентлы ташлама булачак

Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк.

Балаларга җәйге чорда тимер юл билетларына 50 процентлы ташлама булачак

Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк.

“Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге матбугат хезмәте. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Россия тимер юллары”ның бүлекчәсе булган “Федераль пассажир компаниясе” АҖ 10-17 яшьлек пассажирларга купелы вагоннарга 50 процентлы ташламаларны 25 майдан 1 июньгә һәм 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим итә.

5-10 яшьлек балаларга исә ел әйләнәсендә 65 процентлы ташламалар каралган. Ә 5 яшькәчә балалар бушлай йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading