16+

Балаларны грипттан саклау өчен вакцина кадатырга ашыгыгыз

Узган тәүлектә белем бирү учреждениеләрендә 357 укучы һәм 33 педагог дәресләргә кертелмәгән.

Узган тәүлектә белем бирү учреждениеләрендә 357 укучы һәм 33 педагог дәресләргә кертелмәгән.

Әгәр дә сыйныфтагы балаларның 20 проценты чирләп киткән икән, бу коллективны атна-ун көнгә укудан читләштерәләр. Бу чара иң нәтиҗәлесе, дип билгеләде Татарстанның баш санитар табибы.

Бүгенге көнгә 10 мәктәптәге 26 сыйныф укучылары өйләрендә торып кына белем ала. Әлеге чара бер дә коронавирус белән бәйле түгел, бу салкын тидереп авыручылар санын киметү, ягьни профилактика максатында эшләнелә.

— Сүз уңаеннан, ата-аналарны шелтәләп аласым килә. Балаларга гриппка каршы вакцинация буенча эш сүлпән бара, югыйсә, чирләп китмәс өчен иң нәтиҗәле көрәш ысулы булып тора. Гриппка каршы вакцина республикабызның медицина учреждениеләренә җитәрлек күләмдә кайтарылды. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, вакцина кадатыгыз, - диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. - Бүгенгә көндә безнең өчен төп бурыч - балалар арасында вакцинация темпын көчәйтү. Биредә сүз ковидка каршы вакцина кадату турында бармый, әлегә андый вакцина юк. Октябрь вакцинация өчен иң кулай вакыт, шуңа балаларыгызның сәламәтлеге турында ныклап торып уйласагыз иде", - дип искәртте ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading