16+

Балаларның рәсемнәре Уфага китәчәк

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләрме әле? «Идел» яшьләр үзәге балаларны тарихка рәсем аша якынайтырга булган.

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләрме әле? «Идел» яшьләр үзәге балаларны тарихка рәсем аша якынайтырга булган.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә уздырыла торган «Тарих эзләре буйлап» бөтенроссия рәсем бәйгесендә алар балаларда тарихка кызыксыну уята. Бәйгенең төп шарты – татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне ясарга кирәк. Рәсемнәрдә авторның татар тарихына булган мөнәсәбәте дә чагылырга тиеш. Әлеге бәйге 2012 елдан бирле уздырылып килә. Быел анда 600дән артык кеше катнашкан. Алар арасында Башкортстаннан, Тольяттидан, Курганнан, Россиянең башка төбәкләреннән дә эшләр кабул ителгән. Балаларның күбесе Болгар ханлыгы, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын яктырт­кан. Татарстанның милли музеенда бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Чара кысаларында Космонавтика көне уңаеннан, балаларга графитти стилендә рәсем ясау буен­ча мастер-класс та оештырылган иде. Булачак рәссамнар яңа алымнар ярдәмендә бик кызыксынып галәм, планета,ракета рәсемнәрен сурәтләде.

Соңгы алты елда бәйгегә тәкъдим ителгән иң яхшы рәсемнәрдән күчмә күргәзмә оештырылган. Хәзер тарихны чагылдырган рәсемнәр төрле төбәкләрдә урын ала. 2017 елда балаларның иллюстрацияләрен «Тылсымлы шарлавык» әкиятләр китабын бизәү өчен кулланганнар.

«Идел» яшьләр үзәгенең җитәкчесе Алсу Хафиз әйтүенчә, «Тарих эзләре буйлап» бөтенроссия рәсем бәйгесенең төп максаты – балаларда татар халкы тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.
– Йөзләгән эштән жюри әгъзалары 19 рәсемне генә сайлап алды. Быел исә картиналар Уфада узачак Татарстан мәдәнияте көннәрендә тәкъдим ителәчәк, – диде Алсу Хафиз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading