«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларга татар телендә тәүлек дәвамында эшләячәк «Шаян ТВ» балалар каналын тәкъдим итте. Аңа хәтле канал эшчәнлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышкан иде. Республика җитәкчесе аны югары бәяләгән.
Скопировать ссылку

– Каналның төп максатын Президент үзе билгеләде. Ул белем бирү, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын популярлаштыру чарасы булачак, – диде Илшат Әминов.
1 февральдән «Шаян»ның кайбер тапшырулары «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-планета» каналларында эфирга чыгачак. Илшат Әминов сүзләренчә, бер елдан соң ул мөстәкыйль канал буларак эшләячәк. Эфирга чыгу өчен каналга шактый гына сумма акча кирәк.
Комментарийлар