Ташламалар ерак араларга йөри торган поездлардагы купе билетларына ясалачак. Мондый билетларны 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр сатып алу мөмкинлегенә ия. Программа оештырылган турларга да, мөстәкыйль маршрутларга да кагыла.
Карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган. Ташламалы тарифларны субсидияләүгә бюджеттан 1,3 млрд сум акча бүленәчәк. Апрель аенда Владимир Путин балалар лагерьларына юлламаларның 50 процентын кайтарырга тәкъдим иткән иде. Моның өчен бюджеттан 9 млрд сум юнәлтелгән.
Моннан тыш Россиядә ял иткән гражданнар “туристлык кэшбэгы”ннан файдалана ала. Аны да Путин ел азагына кадәр озайтты.
Комментарийлар