16+

Балалары үз пенсиясен әти-әниләре белән уртаклаша алачакмы?

Юрист Соловьев: һәркем дә үз пенсия коэффициентын әти-әнисенең пенсиясенә күчерә алмаячак.

Юрист Соловьев: һәркем дә үз пенсия коэффициентын әти-әнисенең пенсиясенә күчерә алмаячак.

Балалар үз коэффициентларын әти-әниләренә тапшыра алачак дигән идея игътибарга лаек. Әмма мондый канун кабул ителсә дә, аннан барысы да файдалана алмаячак, дип яза "Прайм" агентлыгы. Бу хакта Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр иткән.

ЛДПР фракциясе әзерләгән канун проектына ярашлы, ел саен һәр әти-әнигә яки тулы күләмдә әти яки әнинең берсенә генә бер балл исәпләп икедән артык коэффициент тапшырырга мөмкин булмаячак. Бу идея игътибарга лаек, дип саный юрист.

"Әмма инициативаны җентекләбрәк караганда, агымдагы реалияләрне — төбәкләрдә хезмәт хакының уртача күләмен һәм хезмәт хакының әле дә сакланып калган соры сегментын исәпкә алырга кирәк", — дип өстәде ул.

Әгәр максималь коэффициентлар алу өчен елына 10 айга 185 мең сумнан артык акча эшләргә кирәк булса, 40-50 мең хезмәт хакы белән кешегә барлык коэффициентларны әти яки әнинең пенсиясенә бирергә туры киләчәк. Бу очракта үзенең лаеклы картлыгың турында кайгырту мөмкин түгел, дип исәпләгән Соловьев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading