16+

Балалы гаиләләргә ипотека ставкасы тагын да киметеләчәк?

Россия хөкүмәте, Үзәк банк белән берлектә, ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр эшләргә тиеш.

Балалы гаиләләргә ипотека ставкасы тагын да киметеләчәк?

Россия хөкүмәте, Үзәк банк белән берлектә, ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр эшләргә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләргә ипотека ставкасын тагын да төшерергә боерган. Сүз ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр турында бара. Тәкъдимнәр 31 мартка кадәр эшләнергә тиеш.

Билгеле булганча, узган елның язында кризиска каршы гамәлләрне тормышка ашыру кысаларында, Россиядә ипотека ставкасы 6,5% кадәр төшерелде. Башта ул 1 ноябрьгә кадәр ашырылды, соңрак 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.

Дөрес, ставкалар кимегән саен фатирларга бәяләр дә арта бара. Күп очракта мондый ставкалардан инде фатирлары булган, яңа фатирлар алып, аларны арендага биреп торучылар саны да арта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез,ә уже квартира алынган ипотекага 2 ел элек 10.8 процент белән.Өйдә 3 бала.андый вакытта ничек ставканы төшереп була соң.бик күп бит инде ул күп балалы гаиләгә 10.8 процент белән 20 елга.Ник шундыйлар өчен төшми ул ставкалар.Шуларны да карасыннар иде.

    Мөһим

    loading