16+

Балалы һәм бала көткән гаиләләргә Дәүләт Думасыннан чираттагы сөенче

Дәүләт Думасы балалы һәм бала көткән гаиләләргә яңа пособиеләр турында төзәтмәләрне хуплады. Путин юлламасы үтәлә.

Дәүләт Думасы балалы һәм бала көткән гаиләләргә яңа пособиеләр турында төзәтмәләрне хуплады. Путин юлламасы үтәлә.

Депутатлар икенче укылышта балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итүнең яңа чаралары турында төзәтмәләрне хуплады, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.

"Сүз балалар пособиеләре һәм больничныйлар өчен түләүне җайга сала торган законнарга үзгәрешләр турында бара", - диде парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин.
Төзәтмәләрнең берсе йөклелекнең иртә срогындагы хатын-кызларга пособие күләменә кагыла: ул яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк (Мәскәүдә җан башына исәпләгәндә - 18 029 сум). 2021 елның 1 июленнән йөклелек буенча пособиегә гаиләсендә җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызлар исәп тота алачак, дип аңлатты Володин.
Айлык пособие алу өчен хатын-кыз йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр) медицина оешмасында исәпкә басарга тиеш, йөклелек срогы алты һәм аннан да күбрәк булырга тиеш. Агымдагы елның 1 июленнән шулай ук сигездән 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие кертелә. Аны  төбәк буенча яшәү минимумыннан түбән керемле тулы булмаган гаиләләрдә ала алачак. "Түләү күләме балалар өчен төбәктәге яшәү минимумының яртысына тиңләштереләчәк. Иң мөһиме, пособие күләме яшәү минимумы белән бергә үсәчәк ", - дип билгеләде Дәүләт Думасы спикеры.
Әгәр гаиләдә сигездән 16 яшькә кадәрге берничә бала булса, түләү бердәнбер ата-анасы булган яисә алимент түләнелүче һәр балага каралган. Пособие 12 айга билгеләнә, ләкин бу түләү бала 17 яшькә җиткәнче генә биреләчәк.

Тагын бер төзәтмә 7 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничныйның 100% хезмәт хакын түләүне күздә тота. Больничный кәгазе ата-аналар стажына бәйсез рәвештә түләнәчәк.

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында 21 апрельдә яңа даими түләүләр турында игълан итте. Пособиеләрне балалы гаиләләр һәм мохтаҗ булган йөкле хатын-кызлар алачак. 26 апрельдә хөкүмәт Дәүләт Думасына Путин юлламасындагы бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән закон проектларын кертте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading