16+

Баланы бәрдергән полицейскийны эшеннән алачаклар

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллыда баланы бәрдереп киткән полицейскийга җәза бирәчәк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллыда баланы бәрдереп киткән полицейскийга җәза бирәчәк.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында хокук сакчысы исерек булган, дип хәбәр итә ведомство.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллыда исерек хәлдәге полиция хезмәткәренең бер баланы бәрдереп китүен шәрехләде. Ир-ат хокук саклау органнарындагы эшеннән куылачак, аның җитәкчеләре дә тиешле җәзаларын алачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Сузуки Гранд Витара" автомобиле йөртүчесе, уңга борылганда, самокатта баручы җәяүлене үткәрмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 8 яшьлек бала зыян күргән. "Сузуки" автомобиле белән полиция хезмәткәре идарә иткәнлеге ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аның исерек булуы билгеләнгән", - диелгән ведомство хәбәрендә.
Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге хәзерге вакытта хезмәт тикшерүе үткәрә. Хезмәткәрне эчке эшләр бүлегеннән эшеннән алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading