16+

Баланы таганнан бәреп төшергән татарстанлы 4 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде

Гаепләү суд карарына шикаять итәргә мөмкин.

Гаепләү суд карарына шикаять итәргә мөмкин.

Моннан тыш, хөкем ителүче хезмәт хакының 20 проценты тотып калыначак.
Чаллы шәһәрендә баланы таганнан бәреп төшергән Чаллы кешесе "Кыйнау" маддәсе буенча гаепле дип табылган. Ир-ат ярты ел сынау срогы белән, дүрт айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Моннан тыш хезмәт хакының 20 проценты тотып калыначак.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл 2021 елның июлендә Чаллы шәһәрендә килеп чыга. Урта яшьләрдәге бер ирнең баланы көч белән таганнан алып атуы видеога да эләккән. Шуннан соң административ хокук бозу турында эш кузгатылган иде. 

Фото: https://tvchelny.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading