16+

Баланы мәктәпкә яздыру вакыты җитте

1 февральдән әти-әниләрдән Казан мәктәпләренә балаларны 1 сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлый. Теге яки бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренчә, еш кына булачак 1 сыйныф укучыларына тестлаштыру, имтихан, сынау уздыру мәсьәләсендә бәхәсләр туа. Закон буенча, бу төр процедуралар тыела, тестлауның теләсә кайсы формалары законсыз. Казанда балаларны 7 сыйныфтан кабул итә торган алты мәктәп бар, аларга микрорайоннар беркетелмәгән, шуңа әлеге лицейлар, гимназияләр укучыларны конкурс нигезендә кабул итәргә хокуклы, ди мәгариф идарәсе башлыгы.

Булачак беренчеләр өчен җайлашу курсларын апрель-май айларында оештыру күздә тотыла. Алар бушлай үткәреләчәк. Хәзер башкаланың барлык мәктәләрендә әзерлек курслары алып барыла. Шундый ук чаралар балалар бакчалары базасында уздырыла.

Яңа уку елында Казанда 14 меңнән артык укучы беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырырга әзерләнә. 2015-2016 уку елында башкала мәктәпләрендә 109 мең 748 укучы белем алса, өч елдан аларның саны 16 меңгә артыр дип фаразлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading