16+

Балаңны мәктәптә укыткан өчен агач утырт

Һиндстанның Чхаттисгарх штатында урнашкан Амбикапур авылында гадәти булмаган мәктәп эшли.

Һиндстанның Чхаттисгарх штатында урнашкан Амбикапур авылында гадәти булмаган мәктәп эшли.

Анда укыту түләүле, әмма акча да алмыйлар. Акча урынына ата-аналарга агач утыртырга кушалар, дип яза AdMe.ru. Һәр ата-ана үзенең баласы белән бергә агач утыртырга һәм аны карап үстерергә тиеш. Үсеп китә алмаса, яңаны утыртасы була. Әлеге инициатива белән җирле эшмәкәрләр чыккан. Бу һәр кешегә белем алуга мөмкинлекләр булуын һәм шул ук вакыта балаларда табигатькә карата ихтирам уяту идеясен дә алга сөрә. Авылда бер ел эчендә 700 агач утыртылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading