16+

Баласы коронавирус белән авырган әти-әниләргә Комаровский киңәшләре

Бу киңәшләр үзегезгә дә булыша.

Бу киңәшләр үзегезгә дә булыша.

Педиатр, китаплар автор, «Доктор Комаровский» каналы баш редакторы  Евгений Комаровский “АиФ”ка коронавирустан ничек тиз дәваланрыга кирәклеген сөйләгән. Бу киңәшләр сезнең үзегез өчен дә файдалы.
Гел ятып тормагыз. Озак вакыт горизонталь хәлдә булу авырудан өзлегү мөмкинлеген арттыра. Борылыгыз, әйләнгәләгез, ярымутырган хәлдә торыгыз. Суларга авыр булса, корсакта ятып карагыз.  

Баланы кыстап ашатмагыз. Авырганда карабодай, консервалар кирәкми. Җиңел үзләштерелә торган ризык ашатыгыз. Баллы әйберләр дә тыелмый. Солы боткасы, манный ашагыз, кипкән җиләк-җимеш, бал, куертылган сөт, туңдырма, җиләк, шоколад, кайнатма да ашарга ярый.
Ә менә су эчү мәҗбүри. Сыеклык җитмәгәндә, какырык үпкәгә ябыша. Баллы чәй, соклар, газлы су, квас эчегез. Эчемлек режимы дөресме икәнен белүне билгели торган күрсәткеч – һәр 2-3 сәгать саен бәдрәфкә йөрү. Сирәк йөрсәгез, сидек куе сары сыеклык җитми дигән сүз.    

Җылы киендерегез.  
Баланың температурасы, пульсын, сулыш ешлыгын, кан басымын үлчәп торыгыз. Кандагы кислород күләмен исәпләү дә яхшы (пульсоксиметр ярдәмендә исәплиләр). Пульсоксиметр 92дән түбән булса, диарея башланса, сулыш алу кыенлашса, ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading