16+

Баласыз гаиләләргә ЗАГС аша аерылу вакытын арттыралар (СОРАШТЫРУ)

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия парламентының пленар утырышында депутатлар Татарстан Дәүләт Советы Россия Гаилә һәм Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим иткән закон проектын караган.

Әлеге закон проекты баласыз гаиләләргә ЗАГС аша аерылу вакытын бер айдан өч айга кадәр арттыруны күздә тота. Балалы гаиләләрне суд аша аеру, ә ир яки хатын аерылышырга риза булмаганда, алты ай көтәргә мөмкин булуы тәкъдим ителә. Шулай ук закон проекты ике як та катнашмыйча читтән торып аерылуларны да тыя. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерүенчә, Татарстан әлеге закон проекты белән Россиядә аерылуларны киметүне максат итеп куя.
- ЗАГС аерылышырга теләгән гаиләләр белән эшләргә тиеш. Андый гаиләләргә психолог, консультантлар ярдәме күрсәтергә кирәк,-ди депутат.

Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисе Татьяна Плетнева Татарстан закон проектына катгый рәвештә каршы чыккан. "Мөселман төбәкләрендә аерылышулар саны иң азы",-дип тә әйткән ул. "Бердәм Россия", "Гадел Россия" фракцияләре дә бу закон проектына теләктәшлек күрсәтмәгән. Пленар утырышта 450 депутаттан 423е катнашып, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча закон проекты кире кагылган.

Фото: matrony.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading