16+

Баласын йодрык белән тәрбияләгән ана җавап тотачак

Татарстанда баласын башмак белән кыйнаган анага карата җинаять эше кузгатылды.

Баласын йодрык белән тәрбияләгән ана җавап тотачак

Татарстанда баласын башмак белән кыйнаган анага карата җинаять эше кузгатылды.

Тугыз яшьлек баланың ачыргаланып кычкырган тавышын ишеткән күрше хатыны полиция хезмәткәрләрен чакырта. Ул хәбәр иткәнчә, Сарман районындагы бер авылда яшәүче 31 яшьлек ханым үз баласын йодрыклар белән тәрбияләүне гадәткә керткән. Чираттагы шундый хәлдән соң, бу канэчкеч ананың күршесе бер-бер чара күрергә була. 

Хокук сакчылары билгеләгәнчә, 2019 елның сентябреннән 2020 елның мартына кадәр ана кеше үз баласын һәрдаим йодрыклары белән тукмаклап торган, биредә хәтта башмак та ярдәмгә килгән. Мондый "тәрбияләү" ысулын ул - "бала мине тыңламады, шуңа җәза бирдем", дип аңлаткан. Баланың ачы тавышын ишеткән күрше хатыны булмаса, әлеге хәл күпме дәвам итәр иде, билгесез.  

- Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан 31 яшьлек хатын-кызга карата РФ Җинаять Кодексының 117 маддәсе 2 нче өлеше (балигъ булмаганны җәзалау), шулай ук 156 нчы маддәсе (балигъ булмаганны тәрбияләү бурычларын үтәмәү) буенча җинаять эше кузгатылды, - дип хәбәр иттеләр безгә Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсендә. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading