16+

Баласына алимент түләмәс өчен фамилиясен алыштырган

Бурычның суммасы 233 000 сум тәшкил итә.

Бурычның суммасы 233 000 сум тәшкил итә.

Казанда өч баласы булган ир-ат алимент түләүдән качып йөри һәм ахыр чиктә фамилиясен алыштыра.

Озак вакыт ул суд приставларыннан качып йөргән, ләкин эзләү игълан ителгәннән соң, аны тапканнар. Элекке фамилия буенча эзләтеп тә карыйлар, тик ул тиешле нәтиҗә бирми. Шуңа күрә ЗАГСка тикшерү җибәрелә, анда әлеге ирнең фамилиясен алыштыруы турында ачыклана.

Нәтиҗәдә, бурычлы ирнең счетыннан бурычны түләү өчен кирәкле сумманы — 233 000 сумны тотып калалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading