16+

«Балкышта» катнашучылар ун меңнән артып киткән

Быел ветераннарның «Балкыш» фестиваль хәрәкәтенә биш ел. Әлеге вакыт эчендә фестивальдә катнашучылар саны 10 меңнән артып киткән. Фестивальдә катнашкан иң өлкән кешегә 94 яшь булган. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә "Балкыш" - "Сияние" үзешчәннәре катнашында киңәшмә уздырды. Биш ел дәвамында "Балкыш"ның өч фестивале узган.

- Өчесе дә уңыш белән узды. Татарстанлылар, тамашачылар да фестивальне уңай бәяләде. Концертларга меңләп тамашачы килде. Безнең ветераннар җәмгыять өчен кирәкле икәннәрен тойдылар, район башлыклары да чараларга җаваплылык белән карады, һәркем үз районының исеме өчен җан ата. Фестиваль барышында ветераннар арасындагы аралашу да зур кыйммәткә ия, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ветераннар, пенсионерлар республика советы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, быел «Балкыш» фестивале өч этапта узачак. Сайлап алу турлары февраль- апрель айларына туры килә. Зона этабын уздыру август-сентябрь айларына каралган. Фестивальнең гала концерты Казанда узар дип көтелә. Киңәшмәдә фестивальнең жюри әгъзалары да билгеләнде. Жюри рәисе Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading