16+

Балтач бистәсендә Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килгән

Гаилә ике бала белән урамда кала.

Балтач бистәсендә Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килгән

Гаилә ике бала белән урамда кала.

23 гыйнварда кичке 9лар тирәсендә Балтач бистәсенең Кави Нәҗми урамында Рәнис Һадиев гаиләсендә янгын чыгып, хуҗаларның бар булган мал-мөлкәтен көлгә әйләндерә. Гаилә ике бала белән урамда кала. Булган хәлдән Рәниснең хезмәттәшләре әле дә арына алмый. Алар төрле интернет челтәрләре аша мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итә, әлбәттә, үзләре дә иң беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтә.

“Хәерле көн, хөрмәтле райондашлар! БИК зур үтенеч белән язам сезгә язмамны. 2021 елның 23 гыйнвар кичендә  Балтач районы Кави Нәҗми урамында яшәүче дустыбыз, хезмәттәшебез Һадеев Ранис гаиләсенә олы кайгы килде. Күз ачып йомганчы, янгын чыгып, гомер буе җыйган мал-мөлкәтләре юкка чыкты. Бүгенге көндә салкын кыш аенда, ике кечкенә бала белән йортсыз калып,урамда калдылар. Ходай аларга сабырлык бирсен.

Котычкыч хәл! Без, үз чиратыбызда, Раниснең хезмәттәшлэре буларак, мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. "Тамчыдан күл жыела "диләр бит халык телендә. Дәрестэн дә, бердэм булганда барлык авырлыкларны җинеп чыгып була. Бу гыйбрәтле һәм фажигале язмышка битараф булмаучылардан ярдәм кулы сузуларын сорыйбыз.Булышырга теләүчелэр өчен Ранис Рафис улы Хадеевның карта номерын 4276 6200 2354 5928 һәм телефон номерын 89179391671 куябыз. Хәлгә кереп булыша алсагыз, без БИК рәхмәтле булыр идек Сезгэ.

Чыганак: http://baltaci.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X