16+

Балтач районы бәлеш пешерү буенча рекорд куйды (+фото)

Быел Балтачта Яшьләр көнендә Рәсәй күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр.

Быел Балтачта Яшьләр көнендә Рәсәй күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр.

Балтачта бәлеш пешерү буенча Россия күләмендә рекорд куйдылар - 71 килограммлы борай бәлеше пешерделәр.

- Бәлеш пешерү өчен махсус мич чыгардык, чөнки бер метр диаметрлы табаны сыйдырыр өчен гади мич кенә туры килми. Табасы да шушы чара өчен махсус әзерләнде. Аның авырлыгы 58 килограмм. Бәлеш пешерер өчен кызуы җитсен дип мичкә өч тәүлек буе яктык, - диде пешерүчеләр. 

 

 

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм онга басылган. 

Чыганак: "Хезмәт"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading