16+

Балтачта Хөкем йорты ачылды

Балтачта Хөкем йорты ачылу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Хөкем йортында федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд приставлары эшләячәк.

Балтачта Хөкем йорты ачылу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Хөкем йортында федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд приставлары эшләячәк.

- Район өчен Хөкем йорты ачылу - әһәмиятле вакыйга. Бирегә кешеләр проблемалары һәм хәсрәтләре белән, гаделлек эзләп килә. Суд процессын профессиональ рәвештә башкару мөһим. Әмма кешеләрнең нинди шартларга эләгүе дә әһәмиятле бит. Республикада җәмәгать юстициясе белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә. Бездә җәмәгать судьялары, арбитраж судларына ярдәм буенча программа кабул ителде. Тиздән Республика арбитраж суды комплексын төзү тәмамлана. Барлык авыклыкларга карамастан, без дөрес карарлар табарга тырышабыз. Балтач районы суды иң гаделе, иң нәтиҗәлесе булыр һәм кешеләр бүгенге ачылыштан канәгать булыр дип өметләнәм, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading