16+

Балтачта мөселман балалар Сабан туе узды (ФОТОЛАР)

Бөрбаш Республика мөселман балалар Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде дип хәбәр итә baltaci.ru.

Балтачта мөселман балалар Сабан туе узды (ФОТОЛАР)

Бөрбаш Республика мөселман балалар Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде дип хәбәр итә baltaci.ru.

Якшәмбе көнне Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе булды. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайтты. Сабантуйның ачылу танатанасында бәйрәм кунакларын иң элек Президент сәламләде.



- Сабантуйлар күп төрле була, күбесендә булган бар. Әмма мондый мөселман Сабан туен беренче тапкыр карарга килдем. Мондый Сабантуйлар бик кирәк. Гореф-гадәтләрне, телебезне, динебезне саклауда аның әһәмияте бик зур. Һәр эшебезне балалардан башларга кирәк, - диде ил башлыгы үз чыгышында.



Татарстанның Диния Нәзарәте баш казые, шушы Сабантуйның оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин да кунакларны кайнар сәламләп изге теләкләрен ирештергән.



Биредә өйлә намазын бәйрәмгә җыелган халык бергәләшеп, мәйдан уртасында укыды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading