16+

Балтачта татарча кино төшерәләр

Балтач районында татар телендә тулы метражлы "Мин сине..." дигән комедия белән драма жанрында кино төшерергә җыеналар.

Балтачта татарча кино төшерәләр

Балтач районында татар телендә тулы метражлы "Мин сине..." дигән комедия белән драма жанрында кино төшерергә җыеналар.

Фильмның төп геройларын район һәм авыл халкы үзе башкарачак, ди. Кино өчен артистларны сайлый да башлаганнар инде. Апрельдә беренче кастинг узган. Балтачта ZoorZoom видео студиясе электән эшләп килә. Кыска метражлы фильмнар, клиплардан студияне оештыручы егетләр җитди эшкә алынырга булганнар. Фильмның сюжетын егетләр үзләре иҗат иткән. Анда заманча авыл тормышы тасвирланачак. "Авыл өе, авыл кешеләре, күз яшьләре, шул ук вакытта көлке, шаян күренешләр дә шактый булачак", - ди баш режиссер Азат Садыйков.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading