16+

Балыкка һәйкәл ачканнар

Мурманскиның Пять Углов скверында тәрәч балыгы (треска) хөрмәтенә һәйкәл ачылган.

Мурманскиның Пять Углов скверында тәрәч балыгы (треска) хөрмәтенә һәйкәл ачылган.


Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2014 елда Мурманск халкыннан шәһәрдә тәрәч балыгына һәйкәл булдыру турында тәкъдим килгән. Сугыш елларында әлеге балык бик күп кешене ачлыктан саклап калган.

Шәһәр халкы булачак архитектур композициянең егермедән артык эскизын тәкъдим иткән. "Мурманск шәһәр парклары һәм скверлары" муниципаль предприятие белгечләре иң яхшы хезмәтләрне сайлап алып, алар нигезендә проект әзерләгән.

Һәйкәл балыкның табигый размерын хәтерләтә: авырлыгы - 32 килограмм, озынлыгы -1 метр да 20 сантиметр. Архитектур композицияне Мурманск осталары эшләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading