16+

«Балык пирамидасы» оештырып миллионнар үзләштергән эшмәкәрләр суд каршына баскан

Берничә йөз кеше балык «пирамидасына» кереп бата. Чаллыда GreenPark клубы хуҗалары буларак билгеле булган Решетовлар яңа бизнес ача.

Берничә йөз кеше балык «пирамидасына» кереп бата. Чаллыда GreenPark клубы хуҗалары буларак билгеле булган Решетовлар яңа бизнес ача.

Зыян күрүчеләр әлеге пирамиданы оештыручыларга үз куллары белән берничә миллион сум акча китереп тапшыра. Бу хәтта хокук яклаучыларны да шаккатыра. 

Ирле-хатынлы Сергей һәм Татьяна Решетовлар исә оешмаларын өченче затлар кулына күчүен һәм янаулар турында белдергән. Хакыйкать кайда, кемгә ышанырга һәм акчаның кая киткәнен хокук саклау органнары хәл итәчәк. 

Зыян күрүчеләр мессенджеларның берсендә «Татьяна һәм ждуны» дигән төркем ача. Биредә кешеләр ни рәвешле әлеге капкынга килеп эләгүләре турында яза. Кемдер ай саен зур-зур суммадагы кредитлар алган, кемдер бар милкен залогка куйган, икенче берәүләре Татьяна Решетованы яклый. Нәкъ менә аңа күп еллар дәвамында екшеләр акча китереп биргән, үз теләкләре белән кредитлар рәсмиләштергәннәр. Зыян күрүчеләр арасында Чаллы гына түгел, күрше шәһәрләр, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә бар икән.

Казаннан танылган адвокат Руслан Нагиев үзенең телеграмм каналында әлеге хәл турында беренчеләрдән булып хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ул зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен якларга әзер. 

- Миңа элекке клиентым мөрәҗәгать итте һәм ул мошенниклар ятьмәсенә эләгүе турында сөйләде, - ди Руслан Нагиев.  Решетовлар ай саен югары процент керем алуны вәгьдә иткән. Башта барысы да әйбәт барган. Клиентымның исеме Денис, ул зыян күрүчеләр төркемен булдыручы, аңа килгән зыян 10 миллион сум тәшкил иткән. Денис хәтта туганнарын да җәлеп иткән. Ә алар үз йортларын, фатирларын, машиналарын залогка куйганнар, ә аннары Татьяна һәм аның ире юкка чыккан. Ләкин залогка куелган милек өчен түләргә кирәк. Шуңа күрә клиентым ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, мине төркемгә керттеләр. 100 миллион сум югалткан кешеләр бар, бер кеше хәтта 370 миллион сум акча керткән.

Зыян күрүчеләр әйтүенчә, түләүләр айга 10% тәшкил иткән.

-Тупас итеп әйткәндә, кемдер 10 миллион сум акча салган икән, ай саен миллион сум була, - ди Руслан Нагиев. - Димәк, бу кредитларны, ссудаларны капларга тиеш иде. Башта барысы да әйбәт барган, бу бер ел гына эшләмәгән инде. Күрәсең, берничә йөз мең сумнан башлаганнар, ә шундый зур күләмдә акчалар белән эш итә башлагач, пирамида җимерелә башлаган.

Чаллының «Үзәк» полиция бүлеге хезмәткәрләре белән элемтәдә булуын хәбәр иткән. Нәкь бирегә Решетовлар өстеннән күп санлы гаризалар килгән.

- Бик кызыклы мизгел. Банкның кайбер хезмәткәрләре Решетовлар белән килешү төзегән, ә кредитларны ялган документлар буенча биргәннәр дигән версия бар, - ди Нагиев. - Кайбер банкларда Татьяна Решетова "застройщик" буларак билгеле.
Кайбер кешеләрнең айлык кредитлары 100, 200, 300 мең тирәсе. Хәзер барысы да паникада һәм мәсьәләне ничек хәл итәргә белмиләр. Миннән нәрсә эшләргә дип сорыйлар? Кайберәүләрне банкротлыкка чыгарып була әле, кайберәүләр өчен бу мәгьнәсе. Мошенниклар еш кына охшаш ысуллар куллана: "Миңа басым ясамагыз", "Без барысын да кире кайтарабыз". Бурычларын түләмәс өчен, алар һәрвакыт төрле сәбәпләр кулланалар. 

Татьяна Решетова ире Сергей белән бергә эшләгән. Аларның гаилә бизнесы булган. Балык кайтарып сатканнар, GreenPark хуҗалары буларак билгеле. Кешеләр процентлар алу хисабына балык бизнесына инвестицияләр керткәннәр. Татьяна үз кулына кергән акчаны әйләнешкә кертә, ә инвесторлар моннан үз процентларын ала. Шулай ук акчаның бер өлешен, ул шәһәр читендәге клуб төзелешенә керткән. Кайберәүләр аның белән 5-10 ел эшләгән. Кешеләр керткән акчаларына даими рәвештә түләүләр алып торган, ләкин бер мизгелдә ул тукталган. Төгәлрәк әйткәндә, аның соңгы түләве 25 сентябрьдә килә. Кешеләр үз акчаларын алып килә, кредитлар ала, һәм ул аларны яба.

Решетовлар Чаллыда 2006 елда балык сату белән шөгыльләнә башлый, Татьянаның берничә сату ноктасы була. Башта үзе балык сата, аннары товар сатып алу өчен процентлар түләү хисабына кешеләрне җәлеп итә башлый. Барысына да төгәл алты ел түләп килә. Кешеләр моны күреп, "пирамида" га тартыла башлый, кредитлар алалар һәм хәтта үз фатирларын да залогка куялар. Тәгәрмәч әйләнә, ләкин бервакыт барысы да җимерелә. Ул бер сәүдә үзәгенә ире аша 300 млн сумлык кара икра кайтартаа. Банк бу сумманы счетта күреп, операцияләрне туктата. Нәтиҗәдә, ул үз йөкләмәләре буенча түләүне туктата. Кешеләр паникага бирелә башлый, һәм аларны тынычландырыр өчен, Татьяна белгән һәркемнән акча җыя башлый.

Зыян күргән Владимир Кондратьев сөйләгәнчә, аның хатыны Решетова өчен кредит алган. Аның буенча айлык түләү 190 мең сум тәшкил итә.

- Таня балык, икра һ.б. сатып алу өчен бурычка 10 млн сум акча сорады. Моңарчы һәрвакыт яхшы түләде, проблема булмады. Шул рәвешле ышанычыбызны яулап алды. Хәзер ипотекага алган фатирны сатачакбыз, кредитны түләячәкбез һәм банкротлыкка бирәчәкбез, - ди ир.
Дистәләгән кешене "балык пирамидасы"на җәлеп итеп, зур күләмдә акча үзләштергән ирле-хатынлы Решетовларга карата әле шушы көннәрд генә беренче суд утырышы булган. Иң беренче залга Сергей Решетовны алып килгәннәр. Ул үз гаебен танымый. "Алдаган булсам, башка җиргә киткән булыр идем", - ди. Аны сак астына алулары белән дә килешмәгән. "Инсульт кичердем. Катлаулы операция ясатырга кирәк", - дип белдергән. 

Әти-әниләрен сак астына алсалар, 10 яшьлек улларын кем карар дигән сорау яңгырады. Зур уллары һәм туганнары булуы ачыкланды.

Ахыр чиктә Сергей Решетовны 1 ай 11 көнгә СИЗОга ябарга дигән нәтиҗә чыгарган.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading