16+

Балык тотып, 1 миллион сум отарга кил!

Лаеш районында Орловка авылы янәшәсендәге “Бережок” ял базасында 9-11 августларда “Тотальный спиннинг Казань-2018” бәйгесе була. Ачылыш тантанасы 9 августта 17.00 сәгатьтә.

Балык тотып, 1 миллион сум отарга кил!

Лаеш районында Орловка авылы янәшәсендәге “Бережок” ял базасында 9-11 августларда “Тотальный спиннинг Казань-2018” бәйгесе була. Ачылыш тантанасы 9 августта 17.00 сәгатьтә.

- Турнир өченче елын гына үткәрелсә дә, зур танылу алды,- диде бәйгене оештыру комитеты рәисе Роман Маслов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә. - Норвегия спортчысы да катнашты, хәтта. Быел Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 224 кеше балык тоту ярышында катнашырга киләчәген хәбәр итте инде.

Экипажлар ике көндә 7.00-15.00 сәгатьләрдә Чулман елгасында су төбеннән үзенең бәхетен сөйрәп чыгарырга тырышачак. Бер зур балык кына түгел,ә турнир таләбе буенча чуртан, судак, берешь, окунь һәм жерехь каптырырга кирәк.
- Бу балыклар берсе дә һәлак ителми. Ярда тиз генә үлчәү алына да, кире суга җибәреләләр. Бәйге кысаларында сом балыгын тоту, гомүмән, каралмаган,- дип искәртте Роман Маслов.

- Спортчы-балыкчыларның шигаре:”Балык тот та, кире суга җибәр!” –дип, сүзгә кушылды “Татарстанның балыкчылык спорты федерациясе” төбәк җәмәгать оешмасы президенты Олег Гарипов. - Республикабызда сулыклар да, балык та күп. Ләкин, табигатькә зыян салмаска кирәк.

Елгаларда балык тотуга түләү тәртибе кертү турында федераль закон кабул итү ниятләнелгән иде. Форсаттан файдаланып, Олег Гариповтан шушы мәсьәләгә аңлатма бирүен сорадым.
- Россия төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда да җәмәгатьчелек бу закон проектына кискен каршы чыкты. Закон кабул ителмәде. Татарстандагы зур елгаларда һәвәскәр балыкчылык бушлай. Россиядә Татарстанда гына мондый мөмкинлек. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгының быелның 3 июлендә махсус карары чыкты. Анда кайсы балыкларны һәм нинди зурлыктагыларны тотарга рөхсәт булуы язылган. Тора-бара аерым төрдәге балыкларны тотуга түләү тәртибе, барыбер дә, кертелер дип уйлыйм,-дип җавап кайтарды Олег Гарипов.

- Ятмә белән лицензиясез балык тотучыларга карата административ чараларны көчәйтәсе иде. Алар зур зыян китерә,-дип, мөнәсәбәтен белдерде балыкчы-спортчы Александр Хегай.

- “Тотальный спиннинг Казань” бәйгесе сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалый, экологияне саклауга өнди. Шунлыктан, безнең компания бу чарага өченче ел рәттән иганә ярдәме күрсәтә,- диде “Эгида+” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең коммерция директоры Разил Шәвәлиев.

Турнириның приз фонды 2,5 миллион сум. Беренче урынны яулаган экипажга 1 миллион сум бирелә. Чын мәгънәсендә “алтын балык” тотуга тиң, әй. Уңышка ирешкән спортчы-балыкчыларга 20 номинациядә бүләкләр тапшырыла. Узган елгы бәйгедә җиңгән Николай Ильин: ”Быел да бәхетне сынап карарга җыенам”, - диде. Без, журналистлар, әлбәттә,  “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга җан атарбыз. Ул да балык тоту бәйгесендә катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading