16+

"Балыкчылар авылы" балалар һәм яшьләр лагерына үзгәртелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Комплекс дәүләт милкенә күчеп, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы яшьләр сәясәте объекты булачак.

Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын биш корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк. Лагерьда бер үк вакытта 250 кеше ял итә алачак.
Яңа лагерьда Татарстан Студентлар лигасы белем бирү форумын, шулай ук балалар һәм яшьләр өчен республика профиль сменаларын үткәрү күздә тотыла. «Балыкчылар авылы» инде киләсе җәйге сезонда ук яңа форматта эшли башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading