16+

Банк хезмәткәре 23 миллион сум акча урлап качкан

Бу җинаять 27 май көнне Салават шәһәрендә булган. 35 яшьлек өлкән кассир Луиза Х. эш көнен тәмамлап, хезмәттәшләре белән ягымлы итеп саубуллашып өенә кайтып киткщн.

Бу җинаять 27 май көнне Салават шәһәрендә булган. 35 яшьлек өлкән кассир Луиза Х. эш көнен тәмамлап, хезмәттәшләре белән ягымлы итеп саубуллашып өенә кайтып киткщн.

Әмма банкта кичке тикшерүләр вакытында 23 миллион сум акча җитмәгәне ачыклана. Шик шундук өлкән кассирга төшә. Шалтыраталарга ул җавап бирми. Полиция хезмәткәрләре өенә бара, ә анда берсе дә булмый. Алалар гаиләләре белән - 41 яшьлек ире (Таджикистанда туган), 2 кечкенә баласы, 40 яшьлек апасы (моныңчы наркотиклар тараткан өчен хөкем ителгән була) һәм 63 яшьлек әтисе белән бергәләп иске "Рено Дастер"га утырып качкан дип фаразлана.

Хәзер банкта югалган төгәл сумманы ачыклар өчен ревизия эшләре бара. Хезмәттәшләре өчен шунысы сәер: моңа кадәр Луиза беркайчан да шик тудырмаган булган, иң тәртипле хезмәткәрләр рәтеннән булган.

Бүгенге көндә полиция әлеге гаиләне эзләү белән мәшгуль.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading