16+

Банклар кертемчеләрнең счеттагы акчаларын “катырачакмы”?

Банклар кертемчеләрнең счеттагы акчаларын “катырачакмы” дигән сорауга Үзәк Банк телеграм-каналында аңлатма биргән.

Банклар кертемчеләрнең счеттагы акчаларын “катырачакмы” дигән сорауга Үзәк Банк телеграм-каналында аңлатма биргән.

– Бу идея абсурд. Моннан тыш, бу гражданнарның һәм компанияләрнең үз активлары белән эш итү хокукын тупас бозу, мондый адым банк системасы нигезләрен һәм илнең финанс тотрыклылыгын җимерәчәк. Банклар халыкның һәм компанияләрнең ирекле акчаларын җәлеп итә. Бары тик шуның ярдәмендә генә алар заемщикларга кредитлар бирергә сәләтле. Әгәр кертемнәр "катырылса", гражданнар һәм бизнес өчен үз акчалары белән эш итү мөмкинлеге чикләнсә, акчаны банкларда беркем дә тотарга әзер булмаячак. Һәм бу шунда ук банкларның икътисадны кредитлау мөмкинлеген бетерәчәк. 

Үзәк банк билгеләп узганча, шулай ук кертемнәрне “катыру” төп ставканы күтәрүгә альтернатива буларак инфляциягә каршы көрәшү өчен кулланыла алмый.
– Мондый фараз Үзәк Банк куллана торган инфляцияне тыеп тору механизмын тулысынча аңламау турында гына сөйли. Югары ставкаларда кешеләргә кертемнәр белән акча эшләү отышлы, ә кредит алу – юк, шуңа күрә алар вакытлыча кредитлар рәсмиләштерүне, зур сатып алуларны туктаталар. Ә ирекле акчаларны банк депозитларында, шулай ук башка финанс инструментларында урнаштыралар. Нәтиҗәдә товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кими, ә инфляция акрыная.
Әгәр кертемнәр "катырылса", кешеләрнең банкларга һәм тулаем финанс системасына ышанычы югалачак. Һәм, үз акчаларын депозитларда урнаштыруны дәвам итү урынына, алар аны күчемсез милеккә һәм озак вакытлы куллану товарларына тотачаклар. Бу бәяләр үсешенә китерергә мөмкин. Төп ставка эшләүдән туктаячак, ә Үзәк банк ихтыяҗга һәм инфляциягә йогынты ясауның төп инструментын югалтачак. Ул исә үзең утырган ботакны кисүдән дә начаррак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading