16+

Банкротлыкка чыккан “Татфондбанк”, “Интехбанк” клиентларына 500 мең сум бирелә

“Татфондбанк”, “Интехбанк” банклары күптән таркалса да, зыян күрүчеләрнең проблемалары бетеп җитми.

“Татфондбанк”, “Интехбанк” банклары күптән таркалса да, зыян күрүчеләрнең проблемалары бетеп җитми.

Татарстан хөкүмәте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, банкротлыкка чыккан банклар реестрының беренче һәм өченче чиратларында торучы кредиторларга ярдәм итү йөзеннән быел 500әр мең сум акча бирергә җыеналар. “Килгән зыянны кайтару өчен 500 мең сумнан күбрәк акча таләп итүчеләргә һәм 2018 елның 16 ноябренә кадәр судка мөрәҗәгать итеп, суд карары чыккан клиентларга 500 мең сум түләргә дип хәл ителде”,– диелә Хөкүмәт сайтында. Әлеге түләүләр белән республика ярдәм фонды шөгыльләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading