16+

Бар дөньяның котын алган

Табылды бит бер афәт. Бөтен кешенең котын алып торучы коронавирус дигән зәхмәт. Кытайның Ухань шәһәрендә башланып китеп, бар дөньяга таралды.

Бар дөньяның котын алган

Табылды бит бер афәт. Бөтен кешенең котын алып торучы коронавирус дигән зәхмәт. Кытайның Ухань шәһәрендә башланып китеп, бар дөньяга таралды.

Билгеле инде, Россия дә искәрмә булмады. Хәтта  Татарстаныбыз да соңгы араларда  саклану чараларын  ныклап күрә башлады.  Менә шундый чорда чит илләрдәге милләттәшләребез  ни хәлләрдә икән,  дип  берничәсенә шалтыраттык.

   Ришат Сабитов (Франция), татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе
-   Франциядә, Кытай һәм Италиядән кала иң күп вирус йоктыручылар яши.  Рәсми мәгълүматлар буенча,  6 меңнән күбрәк кеше авырый. Аларның  150се  вафат. Болар башлыча  олы яшьтәге чирлеләр. Эпидемияне туктату өчен хөкүмәт башлыклары  булдыра алганның барысын да эшләргә тырышалар.  Кичә, 16 мартта, президент  Макрони халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Бүгеннән сәгать 12дән башлап,  урамга бик кирәк булганда:  эшкә табибка барганда гына  чыгарга рөхсәт ителә.  Урамга чыкканда максатыңны  аңлатып язылган үзең кул куйган хатың булырга тиеш. Әгәр дә аный кәгазең булмаса 38 евро штраф. Әгәр инде икенче тапкыр эләксә штраф күләме арта.
    Безнең Нанси шәһрендә 1200 кеше чирли диләр.  Мәктәпләр, бакчалар югары уку йортлары ябык. Укытучылар укучылар белән интернет аша дәресләр алып баралар. Урамда маска-битлекләрдән йөрүчеләр күренми  дирлек.  Шәһәр үзәкләрендәге зур кибетләрдә азык-төлек сатып алу өчен озын чиратлар тезелгән. Ә инде шәһәрдән ераграк аулаграк урыннарда андый чиратлар юк.  Кибет директорлары халыкка ашамлыкларны алдан алып куймаска  киңәш бирә,  тәэмин итәбез дип вәгүдә итәләр
. Белгечләр вирусологлар  бу эпидемия әле берничә айга сузылачак. Аннары  җәй айларында  бетәчәк, диләр. Алла сакласын инде!

Оксана Назарова (Төркия, Анталия)
 -   Бездә алай  артык куркыныч димәс идем. Халыкта да андый чарасызлык, паника  сизелми.  Мәктәпләр каникулга китте. Ә менә Стамбулда хәл башкачарак диләр. Ул бит туристлар шәһәре. Анда бар дөньядан киләләр. Мин торган шәһәрдә телевизордан алай куркытып сөйләмиләр. Саклык чараларын күрегез дип әйтсәләр дә. Бөтен Төркиядә кафе-театрлар, интернет кафе барларны, спорт үзәкләрен  мссаж һәм матурлык салоннарын яптылар.  Кайбер илләр белән авиабәйләнешләр туктатылды.  Мин әле Казанга кайттым. Әнием, якыннарым янына. Минем аларга кирәгем күбрәк булыр дип уйладым. Өйдә диварлар да булыша диләр бит. Анталиядә  калганнар белән телефоннан аралашып торабыз. Артык паника сизмим.  “Алла  язмаган эш булмас!”-  диләр.

    Алсу Кормаш (Чехия, Прага) 
Алсуга шалтыратканда ул кибеттә иде. Маска кигән идем, начар ишетелер дип өйгә кайткач, үзе шалтыратты.
 - Кибетләрдә маска кию мәҗбүри. Ләкин аптекаларда сатылмый. Шуңа үзебез ясыйбыз. Я булмаса шарф- яулыклар белән томалыйбыз авыз-борыннарны. Кибеттә бар әйбер дә  бар. Паника инде бетеп килә кебек. Кеше бит ул авырып түгел, ач үлүдән курка. Шуңа кырып- себереп кибет киштәләрен бушата башладылар. Ләкин алынган товар урынына яңасын кайтарып тутыра тордылар. Бу  кешеләрне тынычландырды.
Мәктәпләр эшләми. Балалар  он лайн дәресләр укыйлар. Хәтта расписаниеда физкультура булса, аны да үтәп фотога төшереп укытучыга  җибәрәләр.  Билгеләр дә куела.  Күп кеше эшен дә интернет аша гына эшли. Кая да булса барырга туры килсә, җәяү йөрергә тырыша. Бизнес туризм өлкәсендә эшләүчеләргә бик кыендыр инде. Отельләр буш. Ә урамда кояш,  җылы.

 Лили Пачини  (Италия, Болонья)
- Без кызыл зонада . Без нык  карантинда. Белешмәсез урамга да чыгып булмый. Штраф түләтәләр. Ә ул аз түгел 200 евро. Ике меңнән артык кешене штраф түләттеләр инде. Элек кибеткә сөенә-сөенә барсак,  хәзер керәсе дә килми. Анда шундый күңелсез. Арзан әйберләр юк кыйммәтлеләре генә торып калган. Сатучылар да кәефсез. “Мине бу  коронавирус я шушы маска үтерә инде” - дип елаганнарын да күргәнем бар. Апоккалипсис киносындагы шикелле. Урамнар буш эт тә юк.  Машинада йөреп булмый шунысы начар.
    Хөкүмәт үз халкы турында кайгырта. Сиңа кул юарга гель, битлек, перчаткалар бирә. Бер номер бирәләр. Авырсаң, шунда шалтыратасың. Килеп анализлар алалар. Беркем дә белми кала. Күршеләрең бармак төртеп күрсәтә алмый. Әгәр дә чир расланса,  хастаханәгә салалар.  Дөресен әйтим,  шактый кеше  вафат. Ләкин күбесе картлар, ашын ашаган яшен яшәгәннәр. Менә кичә генә иптәшемнең дәү әтисе үле. Аңа 95 яшь иде. Ул инде балконга да чыга алмый иде. Аны да коронавирустан үлде диделәр. Шуңа да мин ул статистикага бик ышанмыйм.
 Без соңгы вакытта телевизорны сирәк карыйбыз. Анда  урыкыныч әйберләр турында сөйлиләр, кайберләрен белмәсәң дә ярый дип саныйбыз. Без авылда яшибез.  Үзебезнең бакчабыз да бар, шунда йөреп саф һава сулап керәбез.  «Мондый күңелсез хәлләр тизрәк бетсен иде инде!” -  дибез.
     Лилига кушылып  бар дөнья  шул теләктә бүген.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Коронавирус зәхмәте дип тормыйча, Русиядә пыр тузып Конституция үзгәртүгә әзерләнәләр

    Мөһим

    loading