16+

Бардачогыңны карап тор, «права»сыз калуың бар

21 июльдән ЮХИДИ хезмәткәрләре бардачоктагы кайбер предметлар өчен машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм итә ала.

21 июльдән ЮХИДИ хезмәткәрләре бардачоктагы кайбер предметлар өчен машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм итә ала.

Автоинспекция хезмәткәрләре кагыйдә бозучы машина йөртүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк тотарга ниятли.

Россия Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре илнең төрле төбәкләрендә машина йөртүчеләргә яңа тикшерүләр уздырачак. Юл полицейскийлары билгеле бер детальләргә игътибар итәчәк, дип кисәтәләр. Ә бардачокта конкрет әйберләр табылуы машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерергә мөмкин, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Белгечләр сүзләренә караганда, ведомство вәкилләре яңа рейдларны инде 21 июльдән үк үткәрә башлаячак. Автоинспекция хезмәткәрләре юлларда барлык төр кагыйдә бозу очракларына юл куйган машина йөртүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк тотарга ниятли.

Юл полициясе вәкилләре исерек килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләрне эзләү белән мәшгуль булачак, дип билгеләп үтелә. Шул ук вакытта аларга бу эштә төрле ысуллар ярдәм итәчәк, алар мондый автомобильчеләрне махсус приборлар кулланмыйча да ачыкларга ниятли.

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре билгеле бер детальләргә, әйтик, машина йөртүченең үз-үзен тотышына игътибар итәчәк. Шулай ук автоинспектор бардачокны карарга, анда ниләр саклануын тикшерәчәк. Әгәр анда спиртлы эчемлекләрдән калган буш шешәләр яки хәтта порошоксыман әйберләр сакланучы төргәк табылса, бу машина йөртүчегә медицина тикшерүе үткәрү өчен нигез булачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый процедурадан баш тарту ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә, шулай ук 30 мең сумлык штрафка китерәчәк, дип искәртә. Машина йөртүче исерек булмаса да, суд барыбер ЮХИДИ ягына басачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    если в бардачке пустая бутылка ,или стакан найдут тоже лишение прав чтоль ,они ведь к этому подведуть ,обязателльно

    Мөһим

    loading