16+

"Барыгызны да өйдә көтәбез, исән-сау әйләнеп кайтыгыз"

Татарстанның Менделеевск районы җитәкчелеге вәкилләре, шул исәптән башлык урынбасары Ләйсән Галиева ялга өйләренә кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты.

Татарстанның Менделеевск районы җитәкчелеге вәкилләре, шул исәптән башлык урынбасары Ләйсән Галиева ялга өйләренә кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты.

Очрашу ЗАГС бүлегендә чәй табыны янында узды.

Муниципалитет башлыгы урынбасары хәрбиләргә батырлык, ныклык һәм патриотизм үрнәге күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген Ватаныбыз сагында торган өчен сезгә зур рәхмәт. Барыгызны да өйдә көтәбез. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз», - диде ул.

Махсус операциядә катнашучыларга шәһәрне үстерү, күрсәтелә торган ярдәм чаралары хакында сөйләделәр, өстәмә чаралар хакында фикер алыштылар. Очрашуда хәрби хезмәт, шәхси мәсьәләләр хакында да сүз барды. Барлык үтенечләр дә контрольгә алынды, дип ышандырдылар хакимияттә.

Хәрбиләр битараф булмаган Менделеевск халкына - махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрүче кешеләргә рәхмәт белдерде.

Мондый очрашулар ялга кайткан мобилизацияләнүчеләрнең һәр төркеме белән уза. Бу җиденче очрашу иде, дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына хакимиятнең матбугат хезмәтендә.

Хәрбиләр махсус операция зонасыннан март урталарында ялга кайта башлады. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында солдатларга ял бирергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр һәм юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча 14 көн ял итәргә тиеш.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading