16+

“Барыслар” бәйдән ычкынды: капкачыга – түбәтәй

Уңыштан баш әйләнергә тиеш түгел: остаз сүзләренчә, команданың уенында әле проблемалар да бар.

Уңыштан баш әйләнергә тиеш түгел: остаз сүзләренчә, команданың уенында әле проблемалар да бар.

“Ак Барс” КХЛда 12нче сезонны уңышлы башлады. Икенче уенда Хельсенкида “Йокерит” командасын тар-мар иткәннән соң старт матчында ЦСКАга оттыруны (2:3) гафу итәргә дә була. Кичәге матч “Ак Барс” файдасына 5:2 исәбенә төгәлләнде.

– Җиңү белән канәгатьбез. Икенче период хәлиткеч булды – голлар керттек һәм уенны җиңү белән төгәлли алдык, – диде команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов матчтан соң.

Шулай да уңыштан баш әйләнергә тиеш түгел. Остаз сүзләренчә, команданың уенында әле проблемалар да бар. Көндәш безнең капка каршында шактый мизгелләр тудырды, гол кертә алмавына капкачы Адам Рейдеборнның осталыгы комачау итте, ди Квартальнов.

Уеннан соң “Ак Барс” социаль челтәрдә хоккейчыларның киенү-чишенү бүлмәсеннән видео урнаштырды. Анда Дмитрий Квартальнов сүз алып, уенчыларны котлады һәм матчның иң яхшы уенчысын билгеләп, Швеция капкачысы Адам Рейдеборнга түбәтәй тапшырды.

– Шәп эшләдек, – диде капкачы үзе. – Яхшы уен сезонда беренче җиңүгә китерде. Шулай дәвам итик.

7 сентябрьдә “Ак Барс” читтәге уеннар сериясен төгәлли – “Сочи” командасы белән очраша. Казанга хоккей 13 сентябрьдә әйләнеп кайта: кунакка “Металлург” килә.

КХЛ. Даими чемпионат. “Йокерит” – “Ак Барс” – 2:5 (0:2, 1:2, 1:1).

Голлар: 0:1 Галиев (Зарипов, 15:43)
0:2 Галимов Э. (Петров, Фазылҗанов, 16:51)
0:3 Кормье (Ожиганов, 20:22)
1:3 Пильстрем (Контиола, 23:56)
1:4 Петров (Педан, Викстранд, 32:31)
1:5 Азеведо (Ожиганов, 42:36)
2:5 Эронен (Норман, 56:38).  

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading