16+

Башкорстанда яңа электропоездны хатын-кыз-машинист йөртәчәк

Башкортстанда "Көнбатыш экспресс" ашыгыч шәһәр яны поезды белән Россиядә беренче хатын-кыз-машинист идарә итәчәк. Бу хакта "Вконтакте" социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстанда "Көнбатыш экспресс" ашыгыч шәһәр яны поезды белән Россиядә беренче хатын-кыз-машинист идарә итәчәк. Бу хакта "Вконтакте" социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе сөйләгәнчә, аның мөһим очрашуы узган. "РЖД" белән бергә ул Уфадан Приютовога бара торган "Көнбатыш экспресс" яңа шәһәр яны поезды ачылышында булган.

Шулай ук Хәбиров поезд белән идарә итәчәк машинистны тәкъдим иткән. Ул 26 яшьлек Уфа кызы Алена Миронова.
"Минем белән янәшәдә Алена Миронова - Россиядә пассажир поездының беренче хатын-кыз-машинисты", - дип язган республика башлыгы.

Кыз "техник-электромеханик" белгечлеге буенча Уфа тимер юл транспорты техникумын тәмамлаган. Аннары ярты ел Екатеринбургта электропоезд машинисты ярдәмчесенә укыган. 2021 елда "Россия тимер юллары" Мәскәү уку-квалификация үзәгенең Лихобор бүлекчәсендә белем алу узган.
"Көнбатыш экспресс" поезды 2 сәгать 58 минутлык маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Пассажирларга дүрт вагон һәм 361 утырту урыны булган заманча хәрәкәтчән состав хезмәт күрсәтәчәк. Юл бәясе 466 сум тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading