16+

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Миңнехановка ияреп френч кия башлаган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инстаграмда френчтан чыгыш ясаган фотосын куйган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Миңнехановка ияреп френч кия башлаган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инстаграмда френчтан чыгыш ясаган фотосын куйган.

Аның френчы Татарстан Президенты Миңнехановныкына охшаган, дип яза ТНВ сайты.  «Башинформ» директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов та фейсбукта шундый френчтан төшкән фотосын элде. Ростислав френч тарихын да сөйләгән. «Безнең дизайнер Радик Хәйруллин архивлардан башкорт казакларының киемен – френчны тапкан. Ул безнең тарихыбыз һәм этносыбызны искә төшерә, бу костюм хәрби кительгә охшаган. Әлеге этник мотивлы костюмнар Уфада бик популяр һәм анны күпләр алды. Хәтта безнең башлык та (Радий Хәбиров) алды, минем белүемчә, аңа анны хатыны алган. Хәзер дөньяда этник стиль модада, шул исәптән Татарстанда да.

Узган ел ахырында беренче тапкыр халык алдына френчтан Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. Журналистлар белән очрашуда ул аның бик уңайлы булуын әйтте. Галстуклар туйдыра, ә бу безнең традицион татар стиле, үзебезнең традицияләрне дәвам итәргә тиешбез, диде ул. Президент матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова ТНВ корреспондентына Рөстәм Миңнехановның френчны шимбә көннәре һәм мәдәни чараларга киюен һәм аңа бу киемнең бик ошавын сөйләгән. Президенттан кала Әсгать Сәфәров та кия френчны.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading