16+

Башкортстан башлыгы Татарстанны үзләренең укытучылары дип атады

Бүген Мәскәүдә Стратегик инвестицияләр Агентлыгының күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан Башкортстанның кайчан Татарстанны узып китәчәген сорады.

«Идел буенда, гомумән алганда ил буенча да [инвестицияләр буенча] Татарстан лидер булып тора. Россиядә республика инвестицион климат буенча икенче урында. Әмма Башкортстан моңа якынлаша. Радий Фәритович, кайчан Татарстанны узып китәсез. Кайчан Башкортстан беренче урынга чыга?» — диде Путин.

Радий Хәбиров ике республика арасындагы хезмәттәшлек һәм конкуренция үсеш өчен зур стимул булуын әйтте. Башкортстан башлыгы Татарстанны үзләренең укытучылары дип атады.

Хәбиров республиканың күрсәткечләре турында сөйләде. Бер елда 682 миллиард сумлык 120 проект каралган. 

https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X