16+

Башкортстан пенсионерлары 104 баскычны бер сулышта менә

Башкортстан республикасында Өченче буын Халык университеты эшләп килә. Биредә пенсионерлар 22 юнәлеш буенча белем ала: психология, медицина, бакчачылык, философия һәм башкалар.

Башкортстан пенсионерлары 104 баскычны бер сулышта менә

Башкортстан республикасында Өченче буын Халык университеты эшләп килә. Биредә пенсионерлар 22 юнәлеш буенча белем ала: психология, медицина, бакчачылык, философия һәм башкалар.

Моннан тыш чит телләрне: инлиглизчәне, французчаны, немецчаны өйрәнәләр. Ә иң яраткан дәресләре гарәп теле. Дүрт ел дәвамында гарәпчәне өйрәнеп хәзер Коръән укучылар да бар.

Шулай ук рәсем ясау, кул эшләре, фотога төшерү кебек өлкәләргә дә зур игътибар бирелә. Бөтенроссия форумы вакытында Россия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Новиков та эбру буенча университет оештырган мастер-класста катнашкан.

“Башкорстан Республикасы Президенты проекты белән 2011 елда барлыкка килгән университетта 83 меңгә якын кеше белем алырга өлгерде. Пенсионерлар бик актив. Быел йөгерү буенча халыкара марафонда катнашып бер пенсионерыбыз рекорд куйды. Ул 3 километрны 21 минутта йөгерде. Казан авиация берләшмәсе пенсионерлары белән элемтәдә торабыз. Экскурсияләргә еш йөрибез. Зөя уртаучыгына баргач 104 баскычны бер сулышта менгәнебез дә бар. Бездә “Халык университеты” “студентлары” өчен кинотеатрларга, театрларга керү бушлай.

Бик популяр спектакльләргә дә иң күбе 100 сум түләп керәбез. Чират буенча чил илгә барабыз. Җиде ел эчендә 60-70 пенсионер ял итеп кайтты. Күбесе Төркияне сайлый. Шулай ук Кырым, Сочи шәһәрләре дә популяр. Юл өчен чыгымнарның күп өлешен республика хөкүмәте үз өстенә ала. “Бушлай ял итәбез”,– ди Өченче буын Халык университеты җитәкчесе Рафик Хәйдаров.

Фото: В контакте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading