16+

Башкортстанда инвалид баланы балалар бакчасына алмаганнар

Башкортстанның Стәрлетамак районы Алтаны авылында яшәүче ике яшьлек Соня исемле инвалид кызны балалар бакчасына кабул итүдән баш тартканнар. Тәрбиячеләр фикеренчә, аңа башка балалар арасында уңайсыз булачак. 

Башкортстанның Стәрлетамак районы Алтаны авылында яшәүче ике яшьлек Соня исемле инвалид кызны балалар бакчасына кабул итүдән баш тартканнар. Тәрбиячеләр фикеренчә, аңа башка балалар арасында уңайсыз булачак. 

Кызның башы үзенчәлекле формада, кулындагы бармаклары бер-берсенә ябышкан икән. Хәзерге вакытта гаилә аның инвалидлык статусын да озынайта алмый.

Соняның әнисе сүзләренчә, кыз тумыштан инвалид, ләкин гаиләгә бернинди социаль ярдәм күрсәтелми. Авылның бердәнбер фельдшеры да шәһәргә китеп барган. Кызның бөтен медицина карточкалары анда калган. Карточкадан башка ул инвалидлык статусын озынайта алмый. Инвалидлык белешмәсеннән башка бушка дарулар да, памперслар да бирмиләр икән. Гаилә әтисе, әби-бабасы хезмәт хакына яши. Керемнең күп өлеше даруларга китеп бара. 

Гыйзатуллиннар йортында ут та, су да, җылылык та, мунча да юк икән. Соняның әнисе сүзләренчә, кызы балалар бакчасына йөрсә ул да эшкә чыгар, гаилә шартларын яхшыртыр иде. Ләкин кызны балалар бакчасына алудан баш тартканнар. Хәзерге вакытта бу хәлне республика җитәкчеләре үз карамагына алган. 

чыганак - kazanfirst.ru

фото - АНО «РАДУГА ДОБРА»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading