16+

Башкортстанда тугыз ел элек югалган кызны эзлиләр

Башкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр.

Башкортстанда тугыз ел элек югалган кызны эзлиләр

Башкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгына сылтама ясап "Татар-информ" хәбәр итә. 

«Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасы волонтерлар төркемендә урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, ул 2010 елның 23 сентябрендә Уфада өеннән чыгып, Ягодная Поляна бистәсенә таба юнәлгән. 

Кызның билгеләре: карап торышка 20-22 яшьтә, таза гәүдәле, буе 175-180 сантиметр, зәңгәрсу-соры күзле, нечкә иренле, аксыл чәчле.

Ул югалган көнне кара төстәге джинсы, алсу күлмәк, балеткалар, аклы-каралы шакмаклар төшкән бәйләнгән җиңле зәңгәр плащ кигән иде.

«Әгәр кызны күрүчеләр булса, 02, 020 (полиция), 8-927-969-89-19 («Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасының кизү номеры) телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать иткән волонтерлар гражданнарга.

 "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading